Кияүләр
Музыкаль комедия

Кияүләр

Туй алдыннан гына егет белән кыз арасыннан кара мәче үтә. Туйга дип күпме ризык әзерләнгән, күпме кунак чакырылган! Авылдан әби белән бабай да килеп җиткән!(дөрес, әле аларның кияүне күргәннәре юк.) Инде нишләргә? Кунаклар һәм әби — бабай киткәнче генә туйда икенче берәүне кияү итеп утыртып торудан башка чара юк…
Алай түгел, болай ул
Комедия-скетч

Алай түгел, болай ул

Җырлы-биюле әлеге комедия Туфан Миңнуллинга хас нечкә юмор белән сугарылган. Ул кешелеклелек, яшәеш һәм мәхәббәт турында сөйли. Шул ук вакытта спектакль көлкеле вакыйгалар аша гаилә бөтенлеген саклау – һәр гаилә әгъзасының бурычы икәнлеген искәртә.
Мәхәббәт баскычы
Комедия

Мәхәббәт баскычы

Көлке вакыйгалар, халыкчан юмор белән сугарылган әлеге тамаша бик күпләргә беразга гына булса да тормыш мәшәкатьләреннән арынып торырга, яхшы кәеф булдырырга, күңелдә якты өмет уятырга ярдәм итәр.

Яңалыклар

Башка яңалыклар

Театрның картада бирелеше

Адрес:
Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, М.Горький урамы, 13 йорт.
Маршрут
Машина белән
Машинаны театр парковкасында калдыру өчен Горький урамы буйлап килергә (хәрәкәт берьяклы - Кремль ягыннан). Театр бинасына җиткәч, сулга борылып, ишегалдына керергә. Парковка бәясе - 100 сум.
Автобус белән
Автобуслар: №: 10, 22, 30, 35, 54, 63, 83, 89, 91, 99 («Гоголь урамы», «К.Тинчурин театры» тукталышы)
Троллейбус белән
Троллейбуслар: № 3, 5, 7, 8 («Гоголь урамы», «К.Тинчурин театры» тукталышы)