Яңалыклар

Котлыйбыз!

27 мартта ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган “Тантана-2020” театр премиясе лауреатларын бүләкләү чарасы узды. Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов “Өч аршын җир” спектаклендәге Мирвәли роле өчен Татарстанның Театр әһелләре берлегенең махсус призына, ә “Нәзер” спектакле ТР Президентының Мәдәният үстерүгә ярдәм фондының махсус бүләгенә лаек булды. Кадерле артистларыбыз! Сезне әлеге җиңүегез белән чын күңелдән котлыйбыз!

Театр архивыннан…

Яраткан тамашачыларыбыз! Тинчурин театры архив спектакльләрен видеоязмада карарга тәкъдим итә! Бүгеннән башлап, спектакльләрне театрның рәсми ютуб-каналыннан карарга мөмкин. YouTube каналына языл һәм яңалыкларны иң беренчеләрдән булып бел – https://www.youtube.com/channel/UCikhPwuIIZMIfpW_M2dCDvg. Спектакльләр бушлай күрсәтелә. Сайтта һәм социаль челтәрләрдәге яңалыкларны күзәтеп барыгыз. “Американ” спектакле https://youtu.be/59LFH2l79h4 Рәхим итеп карагыз

Халыкара театр көне белән!

Бүген 27 март – Халыкара театр көне! Сәхнә осталарын һәм театрның барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, иҗат тыңгысызлыгы, рәхмәтле тамашачылар телибез! Заллар тулып торсын! Халыкара театр көне – сәхнә дөньясына гашыйк, актерларның, режиссерларның авыр хезмәтен бәяләүче миллионлаган тамашачы бәйрәме дә. Форсаттан файдаланып, тамашачыларыбызга сәнгатьне яратулары, һәрвакыт безнең…

Салават Хәбибуллин: “Бик тиз гашыйк булам” (Автор – Лилия Йосыпова, Тулырак – “Ирек мәйданы”)

Иҗат, сәнгать кешеләре, гадәттә, нечкә күңелле була. Син ничек? — Юк, мин алай яшь күрсәтеп утыра торган егет түгел. Авырлыкларга да көлеп карый беләм. Бер ягым бар: бик тиз гашыйк булам. Мәктәп баласымы ул, кияүдәге апамы, студент кызмы… — төрлесе булырга мөмкин. Аралашасы, күрешәсе килә. Әмма ярамаганны белеп, үземә кысаларны куям, хисләрне тыеп кала алам….

Мәдәният хезмәткәрләре көне белән!

Хөрмәтле мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Мәдәният хезмәткәре көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә рухи, әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау, аларны халыкка җиткерү бурычы йөкләнгән. Нәкъ менә сез республикабызның мәдәни тормышына якты бизәкләр өстисез, кешеләргә шатлык өләшәсез, яшь буында сәнгатькә карата мәхәббәт тәрбиялисез! Һәркайсыгызга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, илһамлы иҗат һәм…

Мәскәү гастрольләре ноябрь аена күчерелә

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 9, 10 нчы ноябрь “МОСКОНЦЕРТХОЛЛ” сәхнәсендә сезонның соңгы премьераларын – “Акча бездә бер букча” һәм “Хыялый” спектакльләрен тәкъдим итәчәк.

Тинчурин театрында “Карурман” спектакле премьерасы күрсәтелде (“Яңалыклар”, 13.03.2020)

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Карурман” спектакле премьерасы күрсәтелде. (“Яңалыклар”, 13.03.2020)

Хөрмәтле тамашачылар!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты санитар-эпидемиягә каршы комиссиясенең 2020 нче елның 13 нче мартындагы 19 нчы номерлы “Яңа коронавирус инфекциясен кертүне һәм таратуны киметү буенча өстәмә чаралар турындагы” карары чыгуга бәйле рәвештә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры хәбәр итә : 2020 нче елның 15 нче апреленә кадәр уздырылырга планлаштырылган спектакльләр кичектерелә. Бүгеннән театр…

Игътибар!

Яраткан тамашачыларыбыз! Татарстан Республикасында, коронавирус таралуны булдырмау максатыннан, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 19 нчы марттан алып 15 нче апрельгә кадәр планлаштырылган спектакльләр кичектерелә. Барлык өстәмә мәгълүмат, безнең рәсми сайтта һәм социаль челтәрләрдә игълан ителәчәк. Хөрмәтле тамашачылар, театр кассасына мөрәҗәгать итеп, сатып алынган билетларны тапшыра аласыз. Тулырак мәгълүмат түбәндәге телефон номеры буенча:…

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

14 март, “Үткән юлың данлы, театр!” проекты кысаларында, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда Хәлил Мәхмүтовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган чара узды. Татарстанның халык артисты, күпкырлы талант иясе Хәлил Мәхмүтовка шушы көннәрдә 81 яшь тулган булыр иде. Проект авторы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова.