90 СЕЗОН

Яңалыклар

Котлыйбыз!

27 мартта ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган “Тантана-2020” театр премиясе лауреатларын бүләкләү чарасы узды. Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов “Өч аршын җир” спектаклендәге Мирвәли роле өчен Татарстанның Театр әһелләре берлегенең махсус призына, ә “Нәзер” спектакле ТР Президентының Мәдәният үстерүгә ярдәм фондының махсус бүләгенә лаек булды.
Кадерле артистларыбыз! Сезне әлеге җиңүегез белән чын күңелдән котлыйбыз!