90 СЕЗОН

Яңалыклар

Резедә Төхфәтуллина: “Урманда йөргәндә хушбуй сипмим” (Автор – Алсу Сәлахова, Чыганак – “Сираҗи сүзе” газетасы)

Нәтиҗәләр турында
Мин бер дә артка карамадым. Мактанып утырмыйм, ләкин кайбер ситуацияләрдән чыга алуыма, үземне саклап калуыма шаккатам. “Тормыш авыр” дигән сүз юк кына сүзләр түгел ул. Сындыра торган чаклар күп булды. Урамда калган вакытлар да булды, баланың да төрле чаклары булды, ирләр белән аерылу, аларның мине таптап узуы да булды, әти-әниләрнең үлеме… Бөтенесен, һәрбер адымны үзең ясап барганга, югалып калмавым өчен кайвакыт үзем белән горурланып куям мин. Кайвакыт җиңел генә яшәгән кешеләргә кызыгып та куям. Аларның да җиңел булмагандыр, әлбәттә. Бөтенесен дә үзем эшләп тапканга, үземдә бәйсезлек тоям. Шуңа күрә артка карасам, бүгенгесе көнемә “Аллага шөкер” дим. Чөнки мин үземә-үзем хуҗа, ул бик зур бәхет, син беркемгә дә бәйле түгел: финанс яктан да, күңелең белән дә. Ярты гасырымда мин шулай яшим икән, минемчә, бу бик зур әйбер, Аллага шөкер.
Рольләр турында
Миңа характерлы рольләр ошый. Лирик образларны башкаруы авыррак, ачылып бетә алмыйм кебек. Миңа бөтен эчеңдәге энергияне, энергетиканы чыгарып уйный торган рольләр ошый.
Көч туплау турында
Артист булуны бик җиңел эш дип карыйлар. Һәр хезмәт авыр, әмма монда тагын да авыррак. Башка кеше тормышы белән яшәп, хәлдән таясың, яңадан үзеңне тергезү бик катлаулы. Өстәвенә тамашачы аурасы да бар. Мин бүген репетициядән соң чәй эчәм дә, чаңгы шуарга барам, кыш көнне шулай урманда йөрергә яратам. Санаторийларны, чит илләрне яратам. Шунда яңа кешеләр белән, башка дөнья белән танышып, үземне баетам. Шунда мин үземә көч җыям. Урманда шундый рәхәт: беркем дә юк, беркем дә сине комачауламый, музыкасыз йөрим. Хәтта хушбуй да сибенмим. Нишләп мин шундый тәмле һава булганда үземнең хушбуемны иснәп йөрергә тиеш әле (көлә).
Автор – Алсу Сәлахова @alsushhhh ;
Чыганак – “Сираҗи сүзе” газетасы, №3 (99) 1-15 февраль, 2020 ел.