90 СЕЗОН

Яңалыклар

Сүнмәс йолдыз яктысында!

1 нче март Кәрим Тинчурин театры музеенда “Сүнмәс йолдыз яктысында!” дип аталган чираттагы мәдәни-тарихи экскурс Наил Шәйхетдиновның тормыш юлы һәм иҗатына багышланды. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил ага Шәйхетдиновка исән булса, 1 нче март 79 яшь тулган булыр иде. Әлеге проектның авторы театрыбызның музей мөдире, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре – Розалия Вәлиәхмәт кызы Чабатова.