90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында мастер-класс

25 нче февраль, Ш.З.Закиров исемендәге XIX Төбәкара театр коллективларының «Идел-йорт» фестиваль-конкурсы кысаларында, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Үзешчән театр коллективында режиссерлык һәм актерлык эшчәнлеге нигезләре» дип аталган Республика иҗат лабораториясе узды.
Иҗат лаборатория программасы:
1. Спектакльнең музыкаль бизәлеше өстендә эшләү. Спикер: театрның баш дирижеры – Ильяс Камал һәм музыка бүлеге мөдире – Евгения Глухова.
2. Артистның образ өстендә эшләве. Спикер: Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артисткасы.
3. Режиссерның спектакль сценографиясе өстендә эшләве. Спикер: Ленсовет исемендәге Санкт-Петербург Академия театры рәссамы Илшат Вилданов.
4. Артистның сәхнә сөйләме өстендә эшләве. Спикер: Резедә Сәләхова, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты.
5. Пьесаның режиссер тарафыннан анализлануы һәм тексттан мизансценага күчү процессы. Спикер: театрның режиссер-куючысы Резеда Гарипова.
6. Артистның пластик сәнгать өстендә эшләве. Спикер: Зөлфәт Закиров.