90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Тинчурин театры+” һәм Татар китабы йорты

6 нчы март, 15:00 сәгатьтә, Татар китабы йортында, “Тинчурин театры+” проекты кысаларында, “Карурман” олылар өчен беренче фэнтези-спектакле премьерасына багышланган очрашу була. Чарада Тинчурин театры директоры – Фәнис Мөсәгыйтов; куючы режиссер – Резеда Гарипова; артистлар – Нуретдин Нәҗмиев, Артем Пискунов, Зөлфәт Закиров, Салават Хәбибуллин, Гүзәл Галиуллина һәм Луиза Янсуар катнаша.