90 СЕЗОН

Яңалыклар

Халыкара театр көне белән!

Бүген 27 март – Халыкара театр көне! Сәхнә осталарын һәм театрның барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, иҗат тыңгысызлыгы, рәхмәтле тамашачылар телибез! Заллар тулып торсын! Халыкара театр көне – сәхнә дөньясына гашыйк, актерларның, режиссерларның авыр хезмәтен бәяләүче миллионлаган тамашачы бәйрәме дә. Форсаттан файдаланып, тамашачыларыбызга сәнгатьне яратулары, һәрвакыт безнең белән бергә булулары өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез!