Яңалыклар

Котлыйбыз!

Бүген, 15 нче апрельдә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре — театрыбызның реквизит бүлеге мөдире ВӘЛИТОВ ГАБДЕЛСАМАТ ӘГЪЛИ улының туган көне!!! Хөрмәтле Габделсамат Әгълиевич, Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, илһамланып, театрдан озак еллар аерылмый яшәвегезне телибез!

Театрның АЛТЫН ФОНДЫННАН!

Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Без СЕЗНЕҢ өчен эшләвебезне дәвам итәбез!Театрыбызның алтын фондына кергән спектакльләрне YouTube каналы аша БУШЛАЙ карый аласыз! Сәламәт һәм , әлбәттә, безнең белән булыгыз! YouTube каналына языл һәм яңалыкларны иң беренчеләрдән булып бел https://www.youtube.com/channel/UCOrFi6WZQ6sliSK53FHKY5Q/videos

Салават Хәбибуллин “Манзара” тапшыруында кунакта (“Манзара” 04.03.2020)

Салават Хәбибуллин “Манзара” тапшыруында кунакта. (ТНВ каналы “Манзара” тапшыруы, 04.03.2020)

Нуретдин Нәҗмиев: “Яшьләр сәнгатькә карашны үзгәртә алыр, бәлки” (Автор – Гөлинә Гыймадова, Чыганак – “Ватаным Татарстан”)

Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев – Тинчурин театрында иң өлкәне. Театрның хәтерен саклаучы аксакал булып ул калган икән. Без аның белән театрдагы үзгәрешләр турында сөйләштек, милләт язмышына бәйле борчыган сорауларга җавап эзләдек. Нуретдин абый, сүзне вакытлы матбугатка булган мөнәсәбәтегездән башлыйк әле. Өйгә ким дигәндә биш—алты басма алдырам, дисез. Хәзер бит сезнең кебек укучылар сирәк. Уку культурасының чишмә башы кайда? – Уку безнең буынның канына сеңгән. Без гаиләдә тугыз бала идек. Бишебез – бер анадан, дүртебез – икенчесеннән. Барыбыз да укырга яраттык….

Котлыйбыз!

27 мартта ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган “Тантана-2020” театр премиясе лауреатларын бүләкләү чарасы узды. Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов “Өч аршын җир” спектаклендәге Мирвәли роле өчен Татарстанның Театр әһелләре берлегенең махсус призына, ә “Нәзер” спектакле ТР Президентының Мәдәният үстерүгә ярдәм фондының махсус бүләгенә лаек булды. Кадерле артистларыбыз! Сезне әлеге җиңүегез белән чын күңелдән котлыйбыз!

Театр архивыннан…

Яраткан тамашачыларыбыз! Тинчурин театры архив спектакльләрен видеоязмада карарга тәкъдим итә! Бүгеннән башлап, спектакльләрне театрның рәсми ютуб-каналыннан карарга мөмкин. YouTube каналына языл һәм яңалыкларны иң беренчеләрдән булып бел – https://www.youtube.com/channel/UCikhPwuIIZMIfpW_M2dCDvg. Спектакльләр бушлай күрсәтелә. Сайтта һәм социаль челтәрләрдәге яңалыкларны күзәтеп барыгыз. “Американ” спектакле https://youtu.be/59LFH2l79h4 Рәхим итеп карагыз

Халыкара театр көне белән!

Бүген 27 март – Халыкара театр көне! Сәхнә осталарын һәм театрның барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, иҗат тыңгысызлыгы, рәхмәтле тамашачылар телибез! Заллар тулып торсын! Халыкара театр көне – сәхнә дөньясына гашыйк, актерларның, режиссерларның авыр хезмәтен бәяләүче миллионлаган тамашачы бәйрәме дә. Форсаттан файдаланып, тамашачыларыбызга сәнгатьне яратулары, һәрвакыт безнең…

“Холкым – “һава торышы”: вулкан ата да, тынычланам” (Автор – Лилия Локманова, Чыганак – “Шәһри Казан”)

К.Тинчурин театры сәхнәсендә «Карурман» спектакле премьерасында театрның әйдәп баручы артистларының берсе Рөстәм Гайзуллин тамашачыга бөтенләй дә икенче яктан ачылды. Артист үзе дә, бу рольне башкачарак, бөтен күңелемне биреп башкардым, ди Театр Быел бу – театр тарафыннан чыгарылган дүртенче спектакль. Шуны да әйтергә кирәк: баш режиссерсыз калган театр өчен бу зур күрсәткеч дип бәяләнә. Соңгы премьера…

Салават Хәбибуллин: “Бик тиз гашыйк булам” (Автор – Лилия Йосыпова, Тулырак – “Ирек мәйданы”)

Иҗат, сәнгать кешеләре, гадәттә, нечкә күңелле була. Син ничек? — Юк, мин алай яшь күрсәтеп утыра торган егет түгел. Авырлыкларга да көлеп карый беләм. Бер ягым бар: бик тиз гашыйк булам. Мәктәп баласымы ул, кияүдәге апамы, студент кызмы… — төрлесе булырга мөмкин. Аралашасы, күрешәсе килә. Әмма ярамаганны белеп, үземә кысаларны куям, хисләрне тыеп кала алам….

Мәдәният хезмәткәрләре көне белән!

Хөрмәтле мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Мәдәният хезмәткәре көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә рухи, әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау, аларны халыкка җиткерү бурычы йөкләнгән. Нәкъ менә сез республикабызның мәдәни тормышына якты бизәкләр өстисез, кешеләргә шатлык өләшәсез, яшь буында сәнгатькә карата мәхәббәт тәрбиялисез! Һәркайсыгызга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, илһамлы иҗат һәм…