Яңалыклар

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

4 мартта К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, “Үткән юлың данлы, театр!” дип аталган проект кысаларында, театр музеенда Сания Исмәгыйловага багышланган картиналар күргәзмәсе ачылды. Әлеге күргәзмә ТАССРның 100 еллыгы һәм 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылды. Татарстанның халык артисткасы, күпкырлы талант иясе Сания ханымга 4 март көнне 89 яшь тулган булыр…

Чувашиядә иҗади очрашу

Чувашиядә яшәүче татарлар белән очрашуны театр коллективы һәрчак түземсезлек белән көтеп ала. Традицияне саклап, спектакль тәмамланганнан соң артистлар тамашачылар белән аралаша, җырлы-биюле кичәдә кадерле кунаклар алар. Театр коллективы гастрольне оештыруда күрсәткән ярдәме өчен Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдиновка зур рәхмәтләрен белдерә. Шулай ук Урмай авылы халкына җылы каршы алулары, спектаклебезне яратып кабул…

Тинчуринлылар Чувашиядә “Хыялый” спектаклен күрсәтте

4 мартта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Чувашиянең Урмай авылы Мәдәният йортында Салават Әбүзәров әсәре буенча куелган “Хыялый спектаклен тәкъдим итте”.

“Тинчурин театры+” һәм Татар китабы йорты

6 нчы март, 15:00 сәгатьтә, Татар китабы йортында, “Тинчурин театры+” проекты кысаларында, “Карурман” олылар өчен беренче фэнтези-спектакле премьерасына багышланган очрашу була. Чарада Тинчурин театры директоры – Фәнис Мөсәгыйтов; куючы режиссер – Резеда Гарипова; артистлар – Нуретдин Нәҗмиев, Артем Пискунов, Зөлфәт Закиров, Салават Хәбибуллин, Гүзәл Галиуллина һәм Луиза Янсуар катнаша.

“… Өч аршын җир җитә” (Автор – Илүзә Касыймова, Чыганак — «Сәхнә» журналы)

Быелгы сезонда Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры Аяз Гыйләҗев повесте буенча сәхнәләштерелгән «Өч аршын җир» премьерасын тугры тамашачыларына тәкъдим итте. Әлеге әсәр узган гасырның алтмыш икенче елында язылган булса да, аның төп, үзәк проблемасы бүген дә актуальлеген югалтмый. Туган җир, туган туфрак, җир-су, ата һәм ул арасындагы мөнәсәбәт, мәхәббәт темасы… Спектальдә тетрәндергеч, гыйбрәт алырлык вакыйгалар…

Айдар Фәтхрахманов: “Беркайчан да “ЮК!” – дип әйтә алмыйм (Автор – Рәфидә Галимҗанова, Чыганак – “Идел” журналы, февраль, 2020 ел.)

Гадәттә, сәнгать кешеләре сабый чактан хыялый, иҗатка тартым була. Ә менә ул артист булырга бер дә хыялланмаган. Сүзебез – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Айдар Фәтхрахманов турында. Айдар Фәтхрахманов – тумышы белән Теләче районыннан. 26 яшь. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган. Уйнаган рольләре: Рәсим («Ефәк баулы былбыл кош»), Гатин («Соңгы…

Апрель аена афиша

Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Язгы матур кичләрегезне алдан планлаштырып куегыз – Тинчурин театрына килеп, җаныгызга рухи сихәт, ял алып китегез! Касса телефоны: 8(843) 238-56-17 Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru

Сүнмәс йолдыз яктысында!

1 нче март Кәрим Тинчурин театры музеенда “Сүнмәс йолдыз яктысында!” дип аталган чираттагы мәдәни-тарихи экскурс Наил Шәйхетдиновның тормыш юлы һәм иҗатына багышланды. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил ага Шәйхетдиновка исән булса, 1 нче март 79 яшь тулган булыр иде. Әлеге проектның авторы театрыбызның музей мөдире, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре – Розалия Вәлиәхмәт кызы Чабатова.

“Театр сәхнәсенә куркып кына аяк бастым” (Автор – Лилия Локманова, Чыганак – “Шәһри Казан”)

Аны җәйге иртәдә сусыл яшел үләннәр өстенә җыела торган таң чыгы белән чагыштырыр идем. Ул да нәкъ чык тамчылары төсле саф һәм чиста, тавышы исә шундый ук шифалы төсле тоелды миңа. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Айсылу Мөсәлләмова турында сүзем. Айсылу – Башкортстан кызы. Татарстан башкаласына аны очраклык, язмыш алып килгән дияргә…

Тинчурин театры гастрольләре

Тинчурин театры үзенең иң яхшы спектакльләре белән сезнең шәһәр-районда!!! Көтеп калабыз!!! 4 март – Урмай авылы (Чувашия) – Хыялый (Премьера) 18 март – Татар Согыты (Чувашия) – “Син бит минем бергенәм” 24 март – Мамадыш шәһәре – “Хыялый” (Премьера) 26 март – Чүпрәле районы – “Беренче мәхәббәт” 28 март – Ижевск шәһәре – “Мәхәббәт баскычы”…