Архив

Өченче бүлмәдә эт яши

Геройлар бер- берсе белән шул кадәр кырыс итеп уйныйлар, алар арасындагы һәр диалог сүз көрәштерүгә әйләнә. Шулай итеп, әлеге гаиләнең шәхси мөнәсәбәтләре көтмәгәндә үзләре өчен үк гаепләү һәм бер- берсен яңадан ачу кебек киеренке психологик халәткә әверелә.

Өченче бүлмәдә эт яши
Моңсу комедия
Шәкүр карак

Илһам, Франциядән килгән дусты белән, данлыклы ат карагы – Шәкүр карак турында кино төшерергә дип, туган ягына кайта. Бу хәбәр тыныч кына үз көнен күреп яткан авыл халкын җанландырып җибәрә.

Шәкүр карак
Комедия
Төн яна учакта

Мәхәббәт, нәфрәт, хыянәт кебек темаларны үз эченә алган әлеге спектакль һәркемнең дә үз язмышы үз кулында икәнлеген искәртә.

Төн яна учакта
Мелодрама
Бала баласы балдан татлы

Юмор белән сугарылган әлеге спектакль, җитди вакыйгалар белән бергә, хатын-кызның гаиләдә тоткан урыны һәм мәхәббәт хакында сөйли.

Бала баласы балдан татлы
Комедия
Танышулар-кавышулар

Көннәрнең берендә шәһәр театрларының берсендә артистка булып эшләүче төп каһарманны сәбәпсез-нисез ире ташлап китә. Шул хурлыктан хатында ир-ат халкына карата нәфрәт хисе уяна. Һәм ул, кияүгә чыкмый калган ике ахирәт хезмәттәше белән бергә, азгын ирләргә каршы сугыш ачарга ниятли.

Танышулар-кавышулар
Комедия
Яшьлегем-юләрлегем

Кеше гомеренең күпмедер өлеше юлда үтә. Гомумән, адәм баласы бу җирдә мәңгелек пассажир!

Яшьлегем-юләрлегем
Моңсу комедия
Хаҗи әфәнде өйләнә

Хәйләкәр, карун Юнус хаҗиның Камилә исемле чибәр мөгаллимә кызга күзе төшә. Һәм ул, изге төш күрүен сылтау итеп, картаймыш көнендә, карт хатыны өстеннән яшь кәләш алу уе белән яна башлый.

Хаҗи әфәнде өйләнә
Комедия
Айгөл иле

Айгөл кайсын сайлар – иркен, саф үз илен, үз дөньясынмы, әллә әнисе яшәгән чит ил, ят тормышнымы? Кайсы көчлерәк – ана мәхәббәтеме, әллә туган җирме? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны романтик рухтагы спектакльне карагач һәркем үзенчә табар.

Айгөл иле
Романтик драма
Париж егете Әлфәнис

Үз туган җиренә җаны-тәне белән гашыйк Әлфәнис, авылларына бу төбәкнең гореф-гадәтен өйрәнергә килгән кызлар алдында француз егете булып кыланырга мәҗбүр. Һәм болар барысы да әлеге кызларның бәхетле һәм кызыклы тормыш вәгъдә иткән шәһәргә җибәрмәү максаты белән эшләнә. Өстәвенә кызларның берсенә аның күзе дә төшеп өлгергән…

Париж егете Әлфәнис
Комедия
Йосыф-Зөләйха

Язылган көненнән алып бүгенгәчә үз әһәмиятен, актуальлеген җуймаган кыйсса. Ул дөреслек һәм халык бәхете өчен үз-үзен аямаган, нәтиҗәдә төрле газапларга дучар булган юмарт, намуслы һәм эчкерсез кешенең чиксез хөрмәткә лаек булуы турында. Ул түбәннән буй җитмәслек биеклеккә күтәрелеп тә чын кеше булып кала алу турында. Һәм, әлбәттә инде, ул гомер бакый кешеләргә яшәү көче биргән Мәхәббәт кыйссасы да.

Йосыф-Зөләйха
Риваять