90 СЕЗОН

array(0) { }
Айгөл иле
2 сәгать 10 минут
Романтик драма
6+

Спектакль Бөек Ватан сугышының барлык Җиңүчеләренә багышлана.

…1955-56 нчы еллар. Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга унбер ел вакыт үткән. Әмма сугыш китергән яралардан әле һаман да кан саркый. Аналар, тол хатыннар, сөйгән ярлар җирнең төрле почмакларында башларын салган, хәбәрсез югалган улларын, газизләрен кайтыр дип зарыгып көтә…

Әйе… кешеләр гел юлда, гел эзлиләр. Бәхетләрен, мәхәббәтләрен, хәсрәтләрен, хәтта әҗәлләрен эзлиләр. Барысыннан да болай үз-үзләрен эзлиләр. Я табалар, я таба алмыйлар, я табып югалталар…

Әсәрнең төп каһарманы – искиткеч саф, якты күңелле табигать баласы – Айгөл дә менә ничә еллар инде 1943 нче елда фронтка якын бер госпитальдә үлем хәлендә яткан ирен күрергә дип киткән җирдән хәбәрсез югалган әнисен эзли. Көтә. Юксына. Көткәннәр кайчанда булса бер кайта шул. Көннәрнең берендә кызның әнисе озак еллардан соң кабат туган туфрагына аяк баса. Ләкин… бөтенләйгә түгел, кызын үз янына чит илгә алырга дип кенә кайта…

Айгөл кайсын сайлар – иркен, саф үз илен, үз дөньясынмы, әллә әнисе яшәгән чит ил, ят тормышнымы? Кайсы көчлерәк – ана мәхәббәтеме, әллә туган җирме? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны романтик рухтагы спектакльне карагач һәркем үзенчә табар.

Спектакльнең премьерасы 2010 нчы елның 19 нчы маенда булды.

Драматургы — Мостай Кәрим
Режиссёры — Рәшид Заһидуллин
Рәссамы — Роман Моров
Костюмнар буенча рәссамы — Наилә Кумысникова
Композиторы һәм аранжировка авторы — Чыңгыз Абызов

Рольләрне башкаралар:

Җәгъфәр Моратшин — Тимер Зиннуров
Зөлхәбирә Идрисова — ӘСФӘНДЬЯРОВА ҖӘМИЛӘ
Кадерҗан Ябагаев — ХӘСӘНОВ ИЛГИЗӘР
Миңнекәй — ГАРӘПШИНА ГҮЗӘЛ
Банат — Илсөяр Сафиуллина
Синьор Карло Пиккио — ШӘМСЕТДИНОВ РЕНАТ
Айгөл — Лия Вилданова
Ричард Галин — ПИСКУНОВ АРТЕМ
Илдар Гаянов — Илфак Хафизов

Билетлар:

Айгөл иле Айгөл иле Айгөл иле Айгөл иле Айгөл иле Айгөл иле Айгөл иле Айгөл иле Айгөл иле Айгөл иле Айгөл иле Айгөл иле