90 СЕЗОН

array(0) { }
Йосыф-Зөләйха
2 сәгать 20 минут
Риваять
6+

Ул үз әйләнә-тирәсендәге тормышны уңай якка үзгәртүгә иреште.

Ходай һәм кешеләр каршындагы авыр җаваплылык йөген намус белән тартты.

“Кыйссаи Йосыф”  —  Коръәндәге Йосыф сүрәсенә нигезләнеп язылган Көнчыгыш халыкларының әдәби-фольклор ядкяре.

Ул язылган көненнән алып бүгенгәчә үз әһәмиятен, актуальлеген җуймаган кыйсса. Ул дөреслек һәм халык бәхете өчен үз-үзен аямаган, нәтиҗәдә төрле газапларга  дучар булган юмарт, намуслы һәм эчкерсез кешенең  чиксез хөрмәткә лаек булуы турында.  Ул түбәннән буй җитмәслек биеклеккә күтәрелеп тә чын кеше булып кала алу турында. Һәм, әлбәттә инде,  ул гомер бакый кешеләргә яшәү көче биргән Мәхәббәт кыйссасы да.

Әдәбият галиме, шагыйрь, тәрҗемәче, публицист һәм журналист Нурмөхәммәт Хисамовның “Йосыф-Зөләйха” әсәре Кол Галинең үлемсез “Кыйссаи Йосыф” поэмасына нигезләнеп иҗат ителгән. Эпик әсәр зур осталык белән  драма теленә күчерелгән.  Өстәвенә,  проза теле шулкадәр шигъри аһәңдә  бирелгән: нәтиҗәдә, чорлар һәм мәдәниятләр арасындагы чикләре җуелган әсәр бар халыклар һәм дәверләр өчен дә тормыш энциклопедиясе булып тора.

Спектакльнең премьерасы  2012 нче елның  22 декабрендә булды.

Драматургы — Нурмөхәммәт Хисамов
Режиссеры — Рәшид Заһидуллин
Композиторы — Резедә Ахиярова
Рәссамы — Роман Моров
Костюмнар буенча рәссамы — Рәшид Заһидуллин, Роман Моров
Аранжировка — Юрий Чаплин
Хореографы — Мария Лазукова
Нәфис сүз — Гаптрәүф Нуриев
Режиссер ассистенты — Резедә Гарипова

Рольләрне башкаралар:

Яшь Йосыф — Рәмис Кәримов (КТУ студенты)
Йосыф — Илфак Хафизов
Зөләйха — СӘЛӘХОВА РЕЗЕДӘ
Йагъкуб, Йосыфның атасы — ХАРИСОВ ЗӨФӘР
Йәһүдә — ЗАКИРОВ ЗӨЛФӘТ
Дана, Ширбәтче — ХАФИЗОВ ИРЕК
Ләви, Йосыфның вәзире — ХӨСНЕТДИНОВ ХАРИС
Яшь җәрә, Икмәкче — ФӘТХУЛЛИН АЛМАЗ
Мисыр сәүдәгәре — ХӘСӘНОВ ИЛГИЗӘР
Бәшир — Ранил Җамалиев (КТУ студенты)
Бөшра — Руслан Әюпов (КТУ студенты)
Кыйтфир, Мисыр газизе (патшасы) — Әнәс Галиуллин
Мәлик Рәййан, Мисыр патшасы — Тимер Зиннуров
Зөләйханың дус кызлары — Зөлхия Шәмсетдинова, Энҗе Сәйфетдинова, Зөлфия Гыйльметдинова (КТУ студентлары)
Сакчылар — Марсель Закиров, Дастан Бабаханов, Илназ Гыймалетдинов (КТУ студентлары), Камил Зиннәтуллин (КДМСИ студенты)
Мисыр сәүдәгәрләренең асраулары — Әминә Ситдыйкова, Аида Куянова, Зөлфия Галиуллина (КТУ студентлары)
Бию төркеме — Зөлфия Галиуллина, Аида Куянова, Зөлфия Гыйльметдинова, Зөлхия Шәмсетдинова, Энҗе Сәйфетдинова, Әминә Ситдыйкова (КТУ студентлары)

Билетлар:

Йосыф-Зөләйха Йосыф-Зөләйха Йосыф-Зөләйха Йосыф-Зөләйха Йосыф-Зөләйха Йосыф-Зөләйха Йосыф-Зөләйха Йосыф-Зөләйха Йосыф-Зөләйха Йосыф-Зөләйха Йосыф-Зөләйха Йосыф-Зөләйха Йосыф-Зөләйха Йосыф-Зөләйха Йосыф-Зөләйха Йосыф-Зөләйха Йосыф-Зөләйха