90 СЕЗОН

array(0) { }
Өметсез хыяллар (“Бернарда Альба йорты”)
2 сәгать 20 минут
Трагедия
12+

Бернарда  Альба- үз балаларына бары яхшылык һәм бәхет теләүче ана. Әлеге бәхет өчен ул үз нәселеннән килгән  катгый кагыйдәләр буенча яши һәм кызларын да ата-баба кануннары буенча тәрбияләргә тырыша.  Ул, бу кануннарга буйсынып,  әйләнә тирәдәге чынбарлыкны күрергә теләми, үз Йортының биек диварлары артына яшеренеп яшәүне хуп күрә. Бернарда Альба йорты — кызларын коткару өчен үзе тарафыннан төзелгән ныгытма. Ләкин әлеге өй бәхетсез кызлар өчен, яшәү шатлыгын тою, яраткан кешең белән аралашу, ана булу бәхетен татудан мәхрүм итә торган чын төрмәгә әверелә. Алар, тышкы дөньядан биек, караңгы диварлар белән аерып кую сәбәпле, кояш  нурларына тилмергән чәчкәләр кебек сулалар.

Кызларын сукырларча яраткан Бернарда, аларның  кияүгә чыгу турында ишетергә дә теләми, чөнки кияү булырга тиешле кеше аның кызларына тиң түгел дип саный. Үз киресенә катып, ул хәтта кызларының картая баруы һәм аларның кайчан да булса кияүгә чыга алулары турында уена да китерми. “Аларга болай да яхшы!”,- дип саный ул.

Кайсы яхшырак: сукырларча ана мәхәббәтеме, әллә инде ата- ананың җавапсызлыгымы? Балаларның кайчан үсеп җитүен һәм аларга ата-ананың артык кайгыртуы кирәк түгеллеген кем хәл итә? Бөек испан әдибе Федерико Гарсиа Лорканың “Өметсез хыяллар” (“Бернарда Альба йорты”) спектаклен карагач, әлеге һәм башка сораулар үзеннән- үзе туа.

Спектакльнең премьерасы  2015 елның 20 февралендә булды.

Драматургы — Федерико Гарсиа Лорка
Режиссеры — Рәшид Заһидуллин
Рәссамы — Роман Моров

Рольләрне башкаралар:

Бернарда — Тәслимә Фәйзуллина
Мария Хосефа — ХӘСӘНОВА ӘЛФИЯ
Ангустиас — ЗАРИПОВА ЗӨЛФИЯ
Магдалена — НӘҖМИЕВА МИЛӘҮШӘ
Амелия — ВӘЛИЕВА ЗӨЛФИЯ
Мартирио — ХАФИЗОВА ГӨЛЧӘЧӘК

Билетлар:

Өметсез хыяллар (“Бернарда Альба йорты”) Өметсез хыяллар (“Бернарда Альба йорты”) Өметсез хыяллар (“Бернарда Альба йорты”) Өметсез хыяллар (“Бернарда Альба йорты”) Өметсез хыяллар (“Бернарда Альба йорты”) Өметсез хыяллар (“Бернарда Альба йорты”) Өметсез хыяллар (“Бернарда Альба йорты”) Өметсез хыяллар (“Бернарда Альба йорты”) Өметсез хыяллар (“Бернарда Альба йорты”) Өметсез хыяллар (“Бернарда Альба йорты”) Өметсез хыяллар (“Бернарда Альба йорты”) Өметсез хыяллар (“Бернарда Альба йорты”) Өметсез хыяллар (“Бернарда Альба йорты”) Өметсез хыяллар (“Бернарда Альба йорты”) Өметсез хыяллар (“Бернарда Альба йорты”) Өметсез хыяллар (“Бернарда Альба йорты”) Өметсез хыяллар (“Бернарда Альба йорты”) Өметсез хыяллар (“Бернарда Альба йорты”) Өметсез хыяллар (“Бернарда Альба йорты”)