90 СЕЗОН

array(0) { }
Эх, алмагачлары!
2 сәгать 20 минут
Комедия
6+

Алмагач иле авылы халкы зур түземсезлек белән Президент килүен көтә! Чөнки аларга яңа клуб ачылу тантанасына һичшиксез үзе киләчәк дип вәгъдә иткәннәр. Бу вакыйга берәүне дә битараф калдырмый. Шунлыктан барлык авыл халкы шау-гөр килеп бәйрәмгә әзерләнә. Көн-төн репетиция ясыйлар, биюләр кабатлыйлар, өч телдә җыр өйрәнәләр, хәтта авылның үз фокусчысы да табыла. Тик, менә бәла… әлеге тантаналы чарада кем беренче булып чыгыш ясар? Ветераннармы, авыл яшьләре яки көтелмәгән шәһәр җырчыларымы? Мондый бәхет кемгә  тәтер? Бу иҗади бәхәстә кем җиңәр, яңа клуб ачылышына Президент килерме-юкмы – сез боларның барысын да “Эх, алмагачлары!” музыкаль комедиясен карагач үзегез белерсез. Спектакль бик күп халыкчан юмор белән сугарылган һәм анда бик күп биюләр, таныш җырлар бар.

Спектакль төрле яшьтәге тамашачылар өчен тәкъдим ителә һәм аны гаилә белән дә килеп карарга мөмкин.

Спектакльнең премьерасы 2015 елның 5 маенда булды.

Драматургы — ФӘРХЕТДИНОВ ШАМИЛ
Режиссеры — Рәшид Заһидуллин
Рәссамы — Наилә Кумысникова
Инструменталь ансамбль җитәкчесе — Ксения Мөхәммәтҗанова
Хормейстеры — ХӘМЗИНА АЛИЯ
Хореографы — Лилия Зиннәтуллина

Рольләрне башкаралар:

Салих бабай — ХАРИСОВ ЗӨФӘР
Мирсәет Нәсыйхович — МИФТАХОВ СӘЛИМ
Бибисара — ГАЛЛӘМОВА ЛЮЦИЯ
Хупҗамал әби — МИҢНУЛЛИНА ЛӘЛӘ
Зәкия әби — ХӘСӘНОВА ӘЛФИЯ
Фәридә Рәисовна — МӘХМҮТОВА ЛИЛИЯ
Илдар Фатыйхович — ФӘТХУЛЛИН АЛМАЗ
Мөдәррис Әхәтович — ХӨСНЕТДИНОВ ХАРИС
Илюша (Илһам) — БАЙНАЗАРОВ ИЛНУР
Галимҗан — ХАФИЗОВ ИРЕК
Зифа Мөдәррисовна — ХАФИЗОВА ГӨЛЧӘЧӘК, ШАКИРОВА КАМИЛӘ
Күмәк сәхнәләрдә — театр артистлары катнаша

Билетлар:

Эх, алмагачлары! Эх, алмагачлары! Эх, алмагачлары! Эх, алмагачлары! Эх, алмагачлары! Эх, алмагачлары! Эх, алмагачлары! Эх, алмагачлары! Эх, алмагачлары! Эх, алмагачлары! Эх, алмагачлары! Эх, алмагачлары! Эх, алмагачлары!