90 СЕЗОН

Репертуар

Кияү урлау

Үләренә өч көн кала (!) Азват бабай күптәнге антны исенә төшерә һәм хәзер йоланың оныкларга күчүен белдерә. Соңгы әманәт үтәлмәгән очракта, нәселгә бәхетсезлек киләчәк дип искәртә. Нәтиҗәдә, бабай өчен махсус никах оештырырга, шуңа кияүне урларга булалар.

Кияү урлау
Комедия
Мәдинә

“Мәдинә” фаҗигасе асылда гап-гади мелодраматик сюжетка нигезләнә кебек. Җәүдәт белән Мәдинә бер-берләрен яраталар, әмма…

Мәдинә
Гыйбрәтле хәл
Җилкәнсезләр

Спектакль сәүдәгәр Нуретдин гаиләсе мисалында илдә бара торган үзгәрешләрнең татар җәмгыятендәге элек-электән килгән яшәү рәвешен генә түгел, ә тулы гаиләләрнең тормышын да җимерергә сәләтле икәнлеген тасвирлый. Нәтиҗәдә гаилә тарих өчен эксперименталь мәйданчык булып кына кала. Һәм ул гүя лабораториядәге кебек иҗтимагый-сәяси үзгәрешләрнең ничек итеп гаилә эченә үтеп керүен күзәтә.

Җилкәнсезләр
Интерактив спектакль
Тылсымлы арена

Әкият, нигездә, дуслык, хыял һәм яхшылык кебек уңай сыйфат-төшенчәләр хакында сөйли. Балалар гына түгел, олылар өчен дә бер үк дәрәҗәдә күңелле булачак әлеге әкият каһарманнары барысы да мавыктыргыч һәм ягымлы. Алар җырлыйлар да, бииләр дә, көлдерәләр дә.

Тылсымлы арена
Әкият
Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе

Ядәч! Без барыбыз да балачак иленнән. Могҗизалар иле ул. Анда аңлаешсыз да, бик кызык та, куркыныч та. Балачакта вакыт агышы да бөтенләй башка… Исемдә! Балачак уенындагы кебек монда: гел истә тотарга кирәк. Бер мизгелгә генә онытасың — һәм отылдың. Хатирәләр — бер йотым терек суы. Хәтерләү — үз нәселеңнең буыны булу. Без чорларны аркылыга-буйга гизә…

Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе
Трагикомедия
Кара пулат

Операның нигезендә Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган унике кыз турындагы риваять ята. Сәмәрканд әмире Тимерлән гаскәрләре Шәһри Болгар каласын яулап алган чакта унике кызны кулга төшерә. Араларында хан кызы да була. Ләкин гаскәр башы тигез саф булып тезелеп баскан унике кыз арасыннан горур хан кызын һич кенә дә аерып ала алмый. Сугышчылар кызларны төрле сынауларга дучар…

Кара пулат
Музыкаль әсәр
Асылкош

Татар әкиятләрендә көчлеләр түгел, ә зирәкләр һәм тапкырлар өстен чыга. «Асылкош» – гаҗәеп кош һәм китап укуга, гыйлемгә гашыйк ике бертуган турындагы әкият. Бервакыт алар уку белән мавыгып тылсымлы мәгарә эчендә кала һәм шуннан төрле маҗаралар башлана да инде. Әлеге әкият ни генә булса да биргән сүзеңдә торырга, вәгъдәңне үтәргә кирәклеген искәртә, дуслык һәм мәхәббәт,…

Асылкош
Музыкаль әкият
Галәм. Әгъләм

Мөдәррис Әгъләмов татар поэзиясенең соңгы күренекле вәкилләренең берсе. Аның тормышы драматик борылышлар һәм мәзәк хәлләргә бай моңсу комедияне хәтерләтә. Фәлсәфәче, гыйсъянчы, Нәни Гигант, маргинал, Шүрәле, Әкә, табигать баласы атамалары белән яшәгән атаклы шәхес.

Галәм. Әгъләм
Шигъри-музыкаль спектакль
Утка очкан күбәләктәй…

Йөрәгендә мәхәббәт давылы купкан Мөнәвәрә ике ут арасында кала. Инде нишләргә? Табигате белән коры, тупас ирен көтәргәме, әллә “гомер буе салкын кочакта туңып яшәгәнче, янып үлүем артык” дип, гүя күбәләктәй, утка ташланыргамы?

Утка очкан күбәләктәй…
Романтик драма