Новости

Нуретдин Нәҗмиев: «Яшьләр сәнгатькә карашны үзгәртә алыр, бәлки» (Автор — Гөлинә Гыймадова, Чыганак — «Ватаным Татарстан»)

Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев – Тинчурин театрында иң өлкәне. Театрның хәтерен саклаучы аксакал булып ул калган икән. Без аның белән театрдагы үзгәрешләр турында сөйләштек, милләт язмышына бәйле борчыган сорауларга җавап эзләдек.

Нуретдин абыйсүзне вакытлы матбугатка булган мөнәсәбәтегездән башлыйк әлеӨйгә ким дигәндә бишалты басма алдырамдисезХәзер бит сезнең кебек укучылар сирәкУку культурасының чишмә башы кайда?

– Уку безнең буынның канына сеңгән. Без гаиләдә тугыз бала идек. Бишебез – бер анадан, дүртебез – икенчесеннән. Барыбыз да укырга яраттык. Мәктәптә дә укытучылар укырга өндәде. Элек бит мондый уңайлы китапханәләр дә юк, «изба читальня»га эләгер өчен чиратка басасы була иде. Мин, мәктәпкә кергәнче үк, абыйларыма ияреп, укырга өйрәнгән идем. Шуңа «изба» белән шактый иртә таныштым. Анда матур әдәбият ике көнгә генә бирелә. Шуңа күрә төннәрен, ай яктысында да укыдык. Кечкенәдән драма әсәрләрен яраттым. Ни өчен аларны сайлаганмын, кайдан килгән театрга мәхәббәт – мин хәзер әйтә дә алмыйм инде. Хәер, бер мин генә түгел, башка малайлар да укый пьесаларны, ул җыентыклар кулдан-кулга йөреп ертылып, таушалып бетә торган иде. Туфан Миңнуллинның: «Безнең халык драма әсәрен дә роман итеп укый», – дигәне хак ул. Ләкин иң тетрәндергәне драма түгел, Габдулла Тукайның «Ялкын» журналында басылган «Исемдә калганнар» әсәре булды. Без аны барыбыз да елый-елый укыдык. Вакытлы матбугат без авыл малайларына классик әсәрләрне дә, заманчасын да әнә шулай җиткереп торды. Хәзер дә күпләп яздырам газета-журналны. Сания апаң: «Хезмәт хакың газета-журналларга гына бетеп бара», – дип тә әйткәли. Әйтсә дә, бу «чир»дән котылырлык түгел инде. «Ватаным Татарстан»ны мин «Кызыл Татарстан» чагыннан ук укыйм. Ничә ел була икән инде ул? Мәктәптә чакта укый башладым, студент чагында үзем язылып алдырдым, ә өйләнешкәч, беренче эш итеп, «Социалистик Татарстан»га язылып кайттым. Ирекле матбугатны да алдырам. Миннән өлеш керсен, татар матбугаты үлмәсен өчен язылам. Һәй, алар турында сөйләп китсәң, мине туктата алмассың. Кайсына нәрсә җитми, кайсы көчәйде, кайсы көчсезләнде – көннәр буе сөйләп була. Матбугатка тими торыйк, булмаса.

 Артист һөнәре турында сөйләшикалайсаСезнең буын белән хәзергесе арасында аерма зурмы?

– Җир белән күк арасы дисәң дә, арттыру булмас. Аңа яшьләр гаепле дә түгел, мәгариф системасы, җәмгыять үзгә бит хәзер. Хәтта уку җәһәтеннән дә бездән калыша алар. Әйтик менә без укыганда сөйләм теле дәресендә классик тел аерым укытыла иде. 25 сәгать шигъри тел үзенчәлекләрен, шул исәптән Шекспир телен өйрәнә идек. Хәзер ул укытылмый икән. Яшьләрнең телен яманларга яратабыз инде без. Нигезе салынмагач, ничек сөйләмнәре камил булсын балакайларның. Классик нигез дигәнең «Карурман» спектаклендә бик кирәк булып чыкты. Чөнки ул шигъри өслүбтә язылган. Китап уку дигәндә дә калыша бугай яшьләребез. Беренчедән театр училищесында чит ил классикасы, рус классикасы сәгатьләре кыскарган. Бу инде – студентка кирәкле оеткы салынмый кала дигән сүз. Нәтиҗәдә яшьләр китапта түгел, телефонда, интернетта яши башлый. Анда бар да бар кебек. Шулайдыр, шикләнмим. Тик андагы дөнья җанлы түгел. Китапның иcә җаны бар.

Боларның барысы да укыту системасына барып тоташа торгандыр. Без училищедан да югары белем алып чыктык. Хәзер вуздан да ул кадәр белем алмыйлар кебек. Чагыштыру өчен: безнең чорда укырга керү конкурсы бик зур булды. Курс дүрт елга бер генә тупланды. Мин хәзер дә ел саен курс җыюны кирәксенмим. Ел саен булгач, конкурсы зур түгел, очраклы кешеләр күп килә. Алар, әлбәттә, бу һөнәрдә озак тоткарланмый. Чөнки замана яшьләре иң беренче хезмәт хакы белән кызыксына. Зур булмаганын белгәч, дипломын кесәсенә сала да китеп бара. Безнең өчен хезмәт хакы беркайчан да беренче урында булмады. Артист булу турында хыялландык.

 Димәкяшьләрнең хезмәт хакын беренче урынга куюы дөрес гамәл түгел?

– Бәлки, дөрестер. Бәлки, яшьләр, үз бәясен белеп, сәнгатькә карашны үзгәртә алыр. Мин илле елдан артык театрда эшлим, шушы дәвердә карашның үзгәргәнен тоймадым. Элек ничек тиеннәргә эшләп йөрсәк, хәзер дә шулай. Ләкин без акчага кызыкмадык. Ходай орлыгын салган икән, ул сәләтне үстерергә, халыкка хезмәт итәргә кирәк дип яшәдек. Шуңа күрә безнең вакытта кеше саны өчен генә укырга алу да булмады. Хәзер сәләт түгел, баш саны кирәк. Шуңа күрә артистлары да, җырчылары да бер төсле. Икенче яктан, Камал театры шәхесләрен исеңә төшер әле. Сиксән процентында театраль белем юк бит. Кайсы театрга костюмерша булып килгән, кайсы шофер. Максаты театрга эләгү булган, аннан үзен үстергән. Исламия Мәхмүтованы искә төшер. Үзе – драматург, үзе – режиссер, артист. Укытучым Сабир Өметбаев: «Башта сәләт кирәк, уку – шул сәләтне дөньяга чыгару өчен этәргеч кенә ул», – дигән иде. Моңа өстәп, һөнәреңә бирелгәнлек кирәк. Күчмә театрда шунсыз эшләп булмый да ул. Хәтеремдә: 1984 елның февралендә «Хаҗи әфәнде өйләнә» спектакле белән районнан районга йөрибез. Күз ачкысыз буранда Чистай районының бер кечкенә генә авылына чыгып киттек. Кичке сәгать җидегә көчкә килеп җиттек. Авыл халкы безне борчылып көткән, җылы каршы алды, бик матур итеп карадылар. Соңыннан авыл советы рәисе: «Китмисез, квартирларга таратабыз», – ди. Без, трактор озата дигәнгә ышанып, кайтыр юлга чыктык. «К-700» тракторы автобусыбызның трос тоташтырган ике мөгезен дә тартып чыгарды берзаман, шулай итеп буранда басып калдык. Тракторчы, буксирга ала алмыйм, ди. Арабызда яңа гына укып бетергән кыз да бар. «Исән-сау Казанга кайтып җитсәм, театрыгызның «т» хәрефен дә әйтмим», – дип елый-елый такмаклый бу. Кулга-кул тотынышып, бер чакрым тирәсе ераклыктагы ферма өенә таба киттек. Шул өйнең идәнендә төн чыктык. Район үзәгендә «күчмә театр артистлары катып үлгән икән» дигән сүз таралган. Кайтып күрендек, сер бирмәдек инде. Ә теге кызыбыз, Казанга кайту белән гариза язып, эштән китеп тә барды. Боларны яшьләргә сөйләсәң, алар да теге кыз шикелле шакката. Эшләмәскә иде, диләр. Хәзерге буында мондый фидакарьлек юк инде. Бәлкем, кирәкмидер дә ул. Заман башка, кыйммәтләр дә үзгәрде. Мин яшьләрне тәнкыйтьләмимАларның  үз карашыФәкать гыйлемлекыю булуларынүз артларыннан халыкны ияртеп алып баруларын телимӘлегә андыйлар күренми.

 Нуретдин абый«Карурман» спектаклен телгә алдыгызСоңгы вакытта Тинчурин театрында тәҗрибә спектальләре куела башладыТәҗрибәләрнең уңай яклары күбрәкметискәресемеТеатрдагы үзгәрешләргә нинди бәя бирәсез?

– Тәҗрибәсез алга барып булмый. Бер эздән бару артистны бер калыпка сала. Төрле режиссерлар сине төрле яктан ача, үзең дә белмәгән мөмкинлекләреңне күрә. Ләкин бер нәрсә бар: театрның хуҗасы, баш режиссеры булырга тиеш. Тәҗрибәләр башланган икән инде, худсоветсыз да булмый. Без бит инде теләсә нәрсә куярга халык театры түгел. Үзебезнең кыйблабыз, тапкан юлыбыз, 85 еллык тарихыбыз бар. Дөрес, каләм тибрәткән һәркем үзен бөек драматург дип саныйдыр. Алай санамаса, ул иҗат итә дә алмас иде. Худсовет исә әсәрләрдән театрның сәясәтенә туры килердәен сайлап алыр иде. Бездә әлегәчә худсовет юк. Ансыз сыйфат булмаячак.

«Карурман»га килгәндә, әлеге эш миңа ошады. Режиссер Резеда Гарипова максатчан, кыю, үз фикерле булуы белән ошый. Монда да кеше башкармастай эшне башкарып чыга алды.

 Резеданы баш режиссер вазифасында күрәсезме?

– Аңа әле вакыт кирәк.

 Театрда өлкән буынга мөнәсәбәт ничек?

– Театрда иң өлкәне – мин. Үземә карата хөрмәт сизәм, битәрләсәм дә, сүземне тыңлыйлар, Аллага шөкер.

 Бу арада бербер артлы шәхесләрне озатабызАларның күбесе, матди кысынкылыкта яшәпхезмәтләренә күрә хөрмәтен ала алмыйча, дөнья белән исәпне өзде

– Элегрәк сәнгать кешеләренә барыбер ниндидер караш бар иде әле. Тамашачысы да үзгә, ихласрак булган дип әйтимме соң. Бер кызык хәл искә төште әле. «Әй, машина машина, җитте минем башыма» спектакленнән соң троллейбуста кайтып барам. Бер ханым: «Кил әле бабай, әбиең бармы синең?» – дип, җиңнәрне тотып-тотып сөйли башлады. Ул чакта миңа – 42 яшь, «әби»нең «хатын» икәнен белмим, юк, минәйтәм, үзебез генә яшибез. Шуннан бу хатын, җанланып китеп, пенсиям яхшы, ике бүлмәле фатирым бар, дип тезеп китмәсенме! Шуннан соң гына «әби»нең мәгънәсен аңладым, рәхмәт дип, тизрәк төшеп калу җаен карадым. Бездәге кебек ихлас, ышанучан тамашачы бүтән беркайда да юк ул.

 Татар телле тамашачы бармы әле?

– Безнең театрда бар. Беркөнне Ваһапов фонды концертына бардым, залда күбрәк өлкәннәр. Безгә исә күбрәк яшьләр йөри, шунысына сөенәм.

 Татар теленең киләчәгенә фаразларыгыз?

– Дөресен әйтим, бу җәһәттән өметем зурдан түгел. Минем кызым Казан шәһәренең 85 нче мәктәбендә укыды, хәзер шунда ук оныгым белем ала. Анда инде татар теле факультатив дәрәҗәсендә генә калган. Элек татар мохите бар иде, хәзер юкка чыккан. Шуларны күзәтәм дә, өметсезлеккә биреләм…

 Быел җанисәп алу көтеләНичек уйлыйсызюгалтулар зур булмасмы?

– Калебендә татарлык булган кеше нинди хәлдә дә милләтен татар дип язар инде анысы. Ә менә Башкортстанда басым булуы да бар, дип фаразлыйм. Чөнки «БСТ» каналын карыйм, анда җанисәп уңаеннан нинди генә хәбәрләр чыгармыйлар. Имеш, татар авыллары чынлыкта татар авылы булмаган икән, кайбер татарларның бабалары башкорт булган икән. Нәрсә генә сөйләмиләр алар. Нәрсәгә кирәк бер тамырдан чыккан ике халыкны капма-каршы кую, мин моны һич кенә дә аңламыйм. Шул ук вакытта Татарстан галимнәренең, матбугат чараларының бу җәһәттән эш алып бармавына да аптырыйм. Халык белән бүген түгел, узган ел ук эшли башларга кирәк иде юкса. Дөнья бит Сабантуй үткәрүдән генә тормый. Ә без бер Сабан туеннан соң икенчесен көтеп яшибез. Шушы бәйрәм арасында әйтерсең лә бернинди вакыйга булмаган һәм булмаячак та.

 Нуретдин абыйСания апа белән гаилә коруыгызга 47 ел булдыдидегезГаиләнең ныклыгының сере нәрсәдә?

– Без беренче танышкач та, авыл халкы бергә булуыбызга ышанмады. Саниягә, артист беркайчан да өйләнми ул, алдар да ташлар, дип акыл өйрәткәннәр. Хәтта никах булгач та, барыбер кире кайтарыр, дип әйтүчеләр булган. Саниягә җиңел булмагандыр. Артист турында гайбәт чыкмыйча булмый бит инде ул. Яхшылык эшлим дип, икенче хатыны да бар икән, дип килеп әйтүчеләр булгалаган. Аллага шөкер, бер-беребезгә ышанып, бер-беребезгә терәк булып, шушы көннәргә килеп җиттек. Без күргәнне Ходай Тәгалә бүтәннәргә күрсәтмәсен. Хәсрәттә дә бердәм булдык. Юкса бала югалту ачыларын күтәрә алмас идек. Мин ялганны яратмадым, үз сүземә үзем хуҗа булдым. Сания дә сүземне аяк астына салып таптамады.

Гөлинә Гыймадова

Автор — Гөлинә Гыймадова;

Чыганак — «Ватаным Татарстан»

https://vatantat.ru/2020/04/20721/