90 СЕЗОН

Проектлар

Театраль Сабантуй

Республика театрлары Сабан туе «театраль» дип аталса да, программада традицион уен-ярышлар: кашыкка йомырка кабып йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм, әлбәттә, милли көрәш. Нәкъ менә шушы ярыш төрендә батыр калучы, тәкәдән кала, кыйммәтле бүләк – автомобильгә ия була. Шунысын билгеләп узарга кирәк: көрәштә дәүләт театрлары артистлары гына катнашырга хокуклы. Төрле елларда театрлар Сабан туеның абсолют батыры булып Тинчурин театры артистлары Алмаз Фәтхуллин, Харис Хөснетдинов, Камал театры артистлары Алмаз Гәрәев, Минвәли Габдуллин, “Әкият” курчак театры артисты Юрий Чуктиев һ.б.лар калды.

Театраль сабантуйның тарихы 2005 нче елга барып тоташа. Әлеге бәйрәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия  театры инициативасы белән, ТР Мәдәният Министрлыгы җитәкчелегендә, ТР Президенты ярдәме белән уздырыла башлый.

Театр җәмәгатьчелеге өчен беренче  Сабан туе Биектау районының Әлдермеш авылында үткәрелә. Шуннан бирле бу бәйрәмдә ел саен Татарстанның иҗат коллективларыннан 3 меңләп кеше катнашып килә.

Театраль сабантуй Татарстан дәүләт театрлары арасындагы иҗади элемтәне, бердәмлекне ныгыту, милли бәйрәм Сабан туен популярлаштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау максатыннан уздырыла.

Төрле елларда театрлар Сабан туе Әтнә, Саба, Арча, Питрәч, Теләче районнарында, Казанның Тынычлык бистәсендә, шулай ук Яр Чаллы, Буа шәһәрләрендә үткәрелде.

Театраль сабантуй сәхнә яки телевизор аша  гына күреп белгән яраткан артистлар белән танышу, күрешеп аралашу, аларның төрле ярышларда көч сынашканын карау өчен менә дигән мөмкинлек!

XIII Театраль Сабантуй Татарстан Республикасының Апас муниципаль районында узды.

XIII Театраль Сабантуй нәтиҗәләре 2021

 

XII Театраль Сабантуй Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районында узды.

XII Театраль Сабантуй нәтиҗәләре 2019

 

XI Театраль Сабантуй Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль районында узды.

XI Театраль Сабантуй нәтиҗәләре 2018

X Театраль Сабантуй Татарстан Республикасының Саба муниципаль районында узды.

X Театраль Сабантуй нәтиҗәләре 2017