90 СЕЗОН

Коллектив

ВӘЛИЕВА ЗӨЛФИЯ НАИЛ КЫЗЫ

Туган урыны:

Зөлфия Наил кызы Вәлиева 1973 елның 17 июнендә Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә туа.

Мактаулы исеме:

Татарстан Республикасының халык артисты

Белеме:

З.Н. Вәлиева, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын тәмамлый. 1993-1998 нче елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең (хәзер институт) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры өчен тупланган махсус студиядә белем ала. 1997 нче елда Ф.Г. Лорканың "Канлы туй" спектакле белән "Подиум-1997" театр мәктәпләре Халыкара фестивалендә катнаша (Мәскәү).

Театрда:

Татарстанның атказанган артисткасы Зөлфия Вәлиева 1998 нче елда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыган чакта ук, театрда барган спектакльләрдә актив катнаша. 3 нче курста укыганда, театрда иң беренче - Ш.Фәрхетдиновның "Йолдызлы яңгыр" спектаклендә Инҗилә ролен башкара. З.Вәлиева берничә ел театрда вокал буенча педагог-хормейстер да булып эшли. 1998 нче елдан Казан шәһәр филармониясендә Зө-Ләй-Лә төркемендә җырлый. 2005 нче, 2009 нчы елларда "Татар җыры" фестиваленең "Ак Барс" сынына ия була. 2019 нчы елда Т.Миңнуллинның "Нәзер" әсәре буенча куелган Татарстанда беренче татар профессиональ антреприза спектаклендә уйный. Бүгенге көндә Казан шәһәренең 6 нчы гимназиясендә "Манзара" театр студиясендә актерлык осталыгы буенча педагог-режиссер булып та эшли. Бик күп җырлар, шул исәптән "ТелеБЕЗ" (2021) гимны авторларының берсе.

РОЛЬЛӘРЕ:

Мәстүрә – “Аферист” Нәкый Исәнбәт

Филия – “Тылсымлы арена” Шамил Фәрхетдинов

Фәүзия апа, Римма (Рамон) – “Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе” Айрат Бик-Булатов, Миләүшә Гафурова, Энҗе Дусаева, Йолдыз Миңнуллина

Азат хатын, Укытучы – “Ал яулык, зәңгәр шәл” “Умай” лабораториясе

Ана, Су анасы, Өндәүче – “Асылкош” Рүзәл Мөхәммәтшин

Җәмилә – “Полиционер” Илгиз Зәйниев

Шәмсегаян – “Өч аршын җир” Аяз Гыйләҗев

Нәгыймә – “Назлы кияү” Кәрим Тинчурин

Заһирә – “Нәзер” Туфан Миңнуллин

Мәрьям – “Өти балак Гөлүзә” Юныс Әминов

Зәйнәп – “Төн яна учакта” Хәбир Ибраһим

Гөлнара – “Өзелгән яфраклар” Рәмзия Габделхакова

Амелия – “Өметсез хыяллар” Федерико Гарсиа Лорка

Гөлия — “Өченче бүлмәдә эт яши” Рөстәм Мингалим

Фәридә Тимерхановна — “Яшерен эзләр” Хәй Вахит

Кар Ана — “Кар бөртеге маҗаралары” Карина һәм Дмитрий Булычевлар

Тәнзилә – “Ак тәүбә, кара тәүбә” Туфан Миңнуллин

Инҗилә – “Йолдызлы яңгыр” Шамил Фәрхетдинов

Әдилә – “Яңадан мәхәббәт турында” Хәй Вахит

Сәрвәр – “Сүнгән йолдызлар” Кәрим Тинчурин

Сәрвәр – “Башмагым” Таҗи Гыйззәт, Җәүдәт Фәйзи

Люсетта – “Галиҗәнап де Пурсоньяк” Мольер

Зөлхиҗә – “Кызлар нигә елый?” Флорид Бүләков

ВӘЛИЕВА ЗӨЛФИЯ НАИЛ КЫЗЫ ВӘЛИЕВА ЗӨЛФИЯ НАИЛ КЫЗЫ ???????????????????????????????????? ВӘЛИЕВА ЗӨЛФИЯ НАИЛ КЫЗЫ ВӘЛИЕВА ЗӨЛФИЯ НАИЛ КЫЗЫ ???????????????????????????????????? ВӘЛИЕВА ЗӨЛФИЯ НАИЛ КЫЗЫ ???????????????????????????????????? ???????????????????????????????????? ВӘЛИЕВА ЗӨЛФИЯ НАИЛ КЫЗЫ