90 СЕЗОН

Коллектив

МӨСӘГЫЙТОВ ФӘНИС НАИЛ УЛЫ

Туган урыны:

Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов 1966 елның 2 декабрендә Татарстан Республикасының Арча районы Казанбаш авылында туа.

Мактаулы исеме:

Ф.Н. Мөсәгыйтов, күпъеллык намуслы хезмәте һәм мәдәниятне үстерү өлкәсендәге казанышлары өчен, Татарстан Республикасы Президенты Указы белән "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" (2011) дигән мактаулы исемгә, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2016), Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесенең "Рәхмәт хаты" (2016) һ.б. дәрәҗәле бүләкләргә лаек булды. 2013 нче һәм 2018 нче елда ул фидакарь хезмәте өчен "Иң яхшы җитәкче" номинациясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына ия була. 2021 елда мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Россия мәдәният министры Рәхмәте белдерелде. 2021 елда «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. 2022 елда нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Татарстан Дәүләт Советы Рәхмәт хатына лаек булды.

Белеме:

Ф.Н. Мөсәгыйтов 1993 нче елда Казан дәүләт педагогика университетын; 2002 нче елда Санкт-Петербург дәүләт инженер-экономика университетын; 2011 нче елда Казан (Идел буе) Федераль университетын; 2018 нче елда Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең "Мәдәният өлкәсендә идарә итү" бүлеген (Мәскәү) тәмамлый һәм Санкт-Петербург шәһәре Регионара икътисад һәм хокук институтының сертификатына ия була.

Театрда:

Театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов 1985-1988 нче елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1994-1997 нче елларда Татарстан Республикасының Эчке Эшләр органнарында эшли. 2001-2002 нче елларда Казан татар дәүләт Яшь тамашачы театры директоры вазыйфасын башкара. 2002 нче елдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрын җитәкли. Аның инициативасы буенча театрда, Республиканың мәдәни тормышында зур урын алган түбәндәге проектлар: 2005 нче елдан бөтен Татарстан дәүләт театрларын бер мәйданга җыйган “Театраль Сабантуй”; 2012 нче елдан үткәрелә башлаган “Россия гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары арасында Бөтенроссия конкурсы”; 2014 нче елда Халыкара статуска ия булган “К.Тинчурин исемендәге Халыкара милли драматургия театр фестивале”; 2019 нчы елдан “Во благо вместе” инициатив төркем ярдәме белән берлектә сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен "Могҗиза" театр студиясе; 2020 нче елда Татарстан өчен яңа һәм уникаль формат - “Ачык сәхнә” проекты; 2021 нче елда, театр сәнгатен яктыртучы журналистларны барлау һәм үстерү максатыннан, “Театр журналистлары клубы”; 2021 нче елда Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I “Алкыш” коллаборацион театраль лаборатория-семинары тормышка ашты.

Контакты:

Телефон: 264-35-18; E-mail: Fanis.Musagitov@mail.ru