90 СЕЗОН

Коллектив

ФАТЫЙХОВА РӘМЗИЯ РИЗВАН КЫЗЫ

Туган урыны:

Рәмзия Ризван кызы Фатыйхова 1961 елның 28 маенда Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә туа.

Белеме:

Р.Р. Фатыйхова 1981 нче елда "№41 нче Казан техник училище"сында ирләр өс киемен тегү һөнәрен үзләштерә.

Театрда:

Рәмзия Ризван кызы Фатыйхова, "№41 нче Казан техник училище"сын тәмамлаганнан соң, югары разрядлы тегүче буларак, ательеда эшли. 1993 нче елда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында театр костюмнары тегү остасы булып эшли башлый. Бүгенге көндә театрның киемнәр тегү цехы мөдире вазыйфасын башкара.