Театр тарихы

1933 ел

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры  иҗат юлы гаять кызыклы һәм үзгә. 1933 елны алдынгы колхозчыларның Беренче Бөтенсоюз съезды карары һәм Кәрим Тинчуринның шәхси инициативасы белән Татар дәүләт академия театры филиалы буларак оешкан Колхоз-совхоз театрына, әүвәл Республика күчмә театры, һәм, ниһаять, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры булганчы,  шактый озын һәм катлаулы юл үтәргә туры килә.

Театрның беренче спектакле 1933 елның 6 ноябрендә ТАССРның Питрәч районы Шәле авылында уйнала. Ул Кәрим Тинчурин белән Кави Нәҗми тарафыннан иҗат ителгән “Булат бабай семьясы” спектакле була.

Ул вакытта труппаның нигезен Г.Болгарская, Ә.Яһүдин, Г.Камская, Г.Гыйматов, М.Рәхмәтуллина, Х.Исмәгыйлевләр кебек данлыклы артистлар тәшкил итә. Алдагы елларда В.Минкина, Р.Кушловская, М.Шаһидуллина, Л.Фарсина, С.Исмәгыйлева, Г.Нуруллин,  Ф.Фарсин, К.Нуруллина, Н.Латыйпова һ.б. артистлар озак еллар театрда көч куя.

Театр оешкан көннән башлап, аның җитәкчеләре һәм режиссерлары булып: Р.Ишморатов, Г.Ильясов, соңрак А.Мәҗитов, М.Хәмзин кебек билгеле сәнгать эшлеклеләре көч куя. Театрның аякка басуына һәм үсешенә режиссерлардан С.Вәлиев-Сульва, К.Тумашева, Р.Тумашев, шулай ук  М.Сәлимҗанов, Р.Бикчәнтәев, П.Исәнбәт кебек режиссерлар үзләреннән саллы өлеш кертә.

Театр беренче көннәреннән үк, тамашачыларны афиша төрлелеге белән шатландыра. Репертуарда татар драматургиясен тәшкил иткән: К.Тинчурин белән К.Нәҗминең “Булат бабай семьясы”, Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр”, М.Фәйзинең “Галиябану”, тәрҗемә әсәрләреннән: Ж.Мольерның “Жорж Донден”, А.Островскийның “Кичеккән мәхәббәт” һ.б. спектакльләрне күрергә була. Кайвакыт спектакльләр гаять кырыс шартларда уйнала, әмма бернинди кыенлыкларга да карамастан, артистлар югары профессиональ дәрәҗәдәге театр сәнгатен халыкка тарата.

1941-1945 еллар

Бөек Ватан сугышы башлану белән театрның эшчәнлеге кисәк үзгәрә. Труппаның күп кенә ир-ат артистлары фронтка китә. Театрда бары берничә әйдәп баручы ир-ат артист – Г.Гыйматов, Х.Исмәгыйлов, С.Сәгыйтов һәм театр җитәкчесе Ә.Мәҗитов кына кала. Бөтен авырлык хатын-кыз артистлар – Б.Галиуллина, В.Минкина, А.Әхмәтҗанова, С.Хөснетдинова, М.Рәхмәтуллина һәм театрга 1942 елда килгән, Г.Камалның кече сеңелесе, моңа кадәр Урта Азиянең төрле театрларында эшләгән З.Камалова җилкәсенә төшә.

Сугыш вакытында артистлар чакыру пунктларында, вокзалларда, соңрак лазарет һәм госпитальләрдә көннән-көн күбрәк чыгыш ясый. Шуңа күрә театр сугыш барган вакыйгаларга нигезләнеп язылган берактлы пьесалар сәхнәләштерә башлый. Кайвакыт әсәрләр театрда иҗат ителә.

Театр артистлары берничә төркемгә бүленеп, аз күләмле сәхнә кирәк-яракларын үз җилкәләрендә күтәреп, республика буйлап йөриләр. Театр хезмәткәрләре төрле клубларда, басуларда, вокзалларда, госпитальләрдә, спектакльләр, концертлар күрсәтеп, халыкның сугышчан рухын ныгыта.

Ә.Мәҗитов язганча, ул елларда театр артистлары иҗат эшчәнлеге белән бергә, агитатор һәм пропаганда эшен дә алып бара. Һәр спектакль алдыннан, кайсы да булса артист, күп очракта С.Сәгыйтов була, тамашачыларны фронт яңалыклары белән таныштыра, диварга эленгән картадан Совет гаскәрләренең хәрәкәтен күрсәтә.

Сугыш чорында театр көн кадагындагы темаларны яктырткан: Т.Гыйззәтнең  «Серле казна», Р.Ишморатның «Кайту», Г.Насыйриның «Патриотлар семьясы» әсәрләрен куя. Бу спектакльләрдә күп кенә ир-ат рольләрен, ир-ат артистлар җитмәү сәбәпле, хатын-кызлар башкара.

1960-1970 еллар

60-70 елларда артистлар Ю.Әминов, Х.Вахит, Т.Миңнуллин, И.Юзеев, А.Гыйләҗев кебек яңа буын драматурглары әсәрләрендә тәрбияләнә. Әлеге әдипләрнең әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә И.Мәхмүтова, Х.Мәхмүтов, Р.Мифтахов, Р.Хәбибрахманова, Н.Шәйхетдинов, Л.Миңнуллина, Н.Нәҗмиев, Ә.Галиуллин кебек гаҗәеп талантлы артистлар үсеп чыга.

1980-2000 еллар

1988 ел театр тарихында  кискен борылыш чоры була. Шул  елны театрга, үзенә нигез салучыларның берсе булган, бөек татар артисты, режиссеры, драматургы К.Тинчурин исеме бирелә. Нәкъ шушы елны театр стационар буларак  эшли башлый һәм М.Горький урамы 13 йорт адресы буенча урнашкан  бинага күчә. 55 елга сузылган кагылып-сугылып йөрүдән соң, ниһаять театр туган йортына әйләнеп кайта. Шул вакыттан театр тормышының яңа этабы башлана. Стационар тормыш театр сәнгатенә яңа алымнар белән эшләүне таләп итә: яңа репертуар төзелә, актив рәвештә яңа форма, стиль һәм жанрлар эзләү башлана.

1984 елдан  2002 елга кадәр театр белән Р.Ш.Әбелмәмбәтов җитәкчелек итә. Үзенең шәхси инициативасы, тырышлыгы, максатчанлыгы белән ул К.Тинчурин театрының стационар театр буларак эшләвенә һәм үсешенә зур өлеш кертә.

2002 елдан әлеге вазыйфа Мөсәгыйтов Фәнис Наил улына тапшырыла. Ул бүгенгәчә театр белән уңышлы җитәкчелек итә, актив рәвештә коллективның административ һәм җәмгыяви тормышын оештыра.

1993 – 2019 елларда К.Тинчурин театрының баш режиссеры вазыйфасын Заһидуллин Рәшид Муллагали улы башкарды. К.Тинчурин театрындагы иҗади эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк ул чит ил авторларын гына түгел, ә хәзерге татар драматургия әсәрләрен дә зур уңыш белән сәхнәләштерде. Болар: П.О.Бомаршеның “Шау-шулы көн, яки Фигароның өйләнүе”, К.Тинчуринның “Хәйләсез — дөнья файдасыз”, “Назлы кияү”, “Сүнгән йолдызлар”, И.Грекованың “Тол хатыннар көймәсе”, Н.Фәттахның “Итил суы ака торур”, Б.Брехтның “Кураж ана һәм аның балалалары”, Ф.Г.Лорканың “Бернарда Альба йорты”, М.Горькийның “Кояш төшмәгән җирдә”, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”, Т.Гыйззәт белән Җ.Фәйзинең “Башмагым”, Т.Миңнуллинның “Ай булмаса — йолдыз бар!” һ.б. Әлеге спектакльләрнең  уңышы төгәл режиссура һәм көчле актерлар уены белән бәйле иде. Спектакльләрнең күбесе төрле Республика һәм Халыкара театр фестивальләрендә призлы урыннарга, диплом, бүләкләргә лаек булдылар.

2000 елда театр үзенең тамашачыларын тагын бер гаҗәеп премьера — немец драматургы  Б.Брехтның дөньякүләм билгеле “Кураж ана һәм аның балалары” әсәре белән сөендерде. Бу Б.Брехт пьесасының Татарстан Республикасында беренче тапкыр куелуы иде. Әлеге спектакль К.Тинчурин театрын тулы хокуклы  стационар театр итеп танытты, шулай итеп күчмә театр дәвере зур уңыш белән тәмамланды. Моның шулай икәнен  тамашачы һәм  танылган театр белгечләре дә раслады. Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары нигезендә, Б.Брехт әсәре буенча куелган әлеге “Кураж ана һәм аның балалары”  спектакле ТРның Госфильмфондына яздырылды.

Казанның 1000 еллыгы бәйрәм ителгән көннәрдә,  әлеге истәлекле дата уңаеннан, театр Н.Хикмәтнең “Мәхәббәт турында риваять”  спектаклен сәхнәләштерде.

К.Тинчурин театрының үсешенә соңгы 25 елда З.Харисов, Т.Файзуллина, З.Хәкимҗанова, И.Хәсәнов, Җ.Әсфәндьярова, Р.Төхфәтуллина, С.Мифтахов, М.Нәҗмиева, Л.Мәхмүтова, Р.Шәмсетдинов, З.Вәлиева, Г.Нәүмәтова кебек талантлы артистлар үзләреннән зур өлеш кертте. Эстафетаны, труппаның иҗади егәрен тагын да арттырган  талантлы яшьләр: Р.Сәләхова, А.Пискунов, И.Хафизов, Б.Зиннәтуллин һб. кабул итте. Бу үз чиратында репертуарда  К.Тинчуринның  “Сүнгән йолдызлар”, М.Кәримнең “Айгөл иле”, Х.Вахитның “Кияүләр”, Т.Миңнуллинның “Төш”, Н.Хисамовның “Йосыф- Зөләйха”, В. Шекспирның үлемсез “Гамлет”ы кебек төрле жанрдагы спектакльләр барлыкка килүгә этәргеч булды.

Театрда лирик һәм фәлсәфи спектакльләр белән беррәттән, милли мәдәниятнең әдәби мирасын  пропагандалаучы Г.Тукайның “Сөй гомерне!”, М.Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары”, Р.Вәлиевнең “Язмышым юллары” кебек  шигъри- музыкаль cпектакльләр дә куела.

Хәзерге көннәр

Хәзерге вакытта театр актив иҗат эшчәнлеге алып бара, күләмле спектакльләр куела.  Шулай ук театр милли классик драматургиянең К.Тинчурин исемендәге Республика театр фестивален оештыручыларның берсе булып санала.  Менә  ничә дистә еллар инде театр, шәһәр тамашачысын гына түгел, авыл тамашачасын да саекмас иҗаты белән сөендерә. Үзенең мобильлеге, югары иҗади егәргә ия булуы нәтиҗәсендә, театр Татарстан Республикасында гына түгел, ә аннан  читтә: Себер һәм Урал төбәкләрендә, Ижевск, Самара, Уфа, Санкт-Петербург, Мәскәү, Истанбул, Акшәхәр, Әнкара,  Брюссель, Брюгге  һәм театр артистлары көчле алкышларга күмелгән башка шәһәрләрдә дә  киң танылу тапты.

Югары профессионал дәрәҗәдәге әзерлек, чарланган уйнау осталыгы, драматургия һәм бүгенге чынбарлыкны яхшы белү — болар барсы да К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры  спектакльләренең үзгә яклары. Шуның өчен аларны халык үз итә һәм ярата. 85 ел эшләү дәверендә, театр үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирүдә, татар телен, татар мәдәниятен саклап калуда зур роль уйнап, Татарстан Республикасының мәдәни үсешенә саллы өлеш кертте.