Музей

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының шанлы үткәнен яктырткан театр музее бинаның икенче каттагы якты, иркен залына урнашкан. Биредә театрның кабатланмас тарихына, иҗади эшчәнлегенә кагылышлы сирәк документлар, макетлар; театр тормышында аерым бер этап булып торган спектакльләрнең афишалары, программалары; театр үсешенә саллы өлеш керткән каһарман артистлар, режиссёрлар, хезмәткәрләрнең киемнәре, фотолары – гомумән, театрның киңкырлы тормышын чагылдырган экспонатлар урын алган.
Әлбәттә, тамашачылар өчен уникаль мөмкинлек: биредә һәркем театр музееның бәһасез хәзинәсе – театрга нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актёр һәм режиссёр Кәрим Тинчуринның шәхси әйберләре белән дә таныша ала.
Музейда театр тормышына бәйле тематик күргәзмәләр, төрле мәдәни чаралар да еш үткәрелә.

Якты янар сүнмәс йолдызлар...

Театрыбызның бай тарихында татар театр сәнгатен үстерүгә бик күп талантлы шәхесләребез зур өлеш кертте. Аларның исемнәре Татарстанда гына түгел, ә Россиякүләм танылу алды. Чын-чынлап халык мәхәббәтен казанган даһиларыбыз үзләренең тынгысыз, кабатланмас, ялкынлы иҗатлары белән театр учагын сүндерми фидакәрьләрчә хезмәт итте, милли театр тарихында якты эз калдырды.

Әбелмәмбәтов Роберт Шәрифҗан улы
ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, директор (1984-2002)
Әхмәтова Айгөл Җәүдәт кызы
Артистка (2002-2010)
Баландин Пётр Александр улы
ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, баш рәссам (1950-1985)
Вәлиева Нурия Хаммат кызы
ТРның атказанган артисткасы (1979-2012)
Галиуллин Әнәс Сәгыйдулла улы
ТРның халык артисты (1962-2018)
Зиннуров Тимергали Зиннур улы
ТРның халык артисты (1982-2017)
Ибраһимов Сафьян Шәрифҗан улы
ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, музыкаль бүлек мөдире (1958-1988)
Исмәгыйлева Сания Нургали кызы
ТАССРның атказанган артисткасы (1951-1986)
Латыйпова Назлыгөл Котдус кызы
ТАССРның атказанган артисткасы (1959-1979)
Мәхмүтов Хәлил Зәки улы
ТРның халык артисты (1966-2012)
Мифтахов Ринат Низам улы
ТАССРның халык артисты (1957-1998)
Нуруллин Гата Нурулла улы
ТАССРның халык артисты (1949-1983)
Нуруллина Кәримә Әхмәт кызы
ТАССРның атказанган артисткасы (1951-1980)
Ситдыйков Фәһим Мөнәвәр улы
ТРның атказанган артисты (1975-2011)
Тумашева Кәшифә Җамалетдин кызы
ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, баш режиссёр (1955-1962)
Тумашев Равил Рәхим улы
ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, баш режиссёр (1963-1985)
Фәйзуллина Тәслимә Хәләф кызы
ТРның халык артисткасы (1972-2018)
Фарсина Люция Абдулла кызы
ТАССРның халык артисткасы (1951-1986)
Фарсин Фердинанд Юныс улы
ТРның атказанган артисты (1951-1983)
Хәбибрахманова Роза Хәбибрахман кызы
ТРның халык артисткасы (1963-2011)
Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улы
РФнең һәм ТРның халык артисты (1965-2016)
Шәкүрова Һаҗәр Закир кызы
ТАССРның халык артисткасы (1964-2003)
Мәхмүтова Исламия Һидиятулла кызы
РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы (1963-2019)