Яңалыклар

Мәскәү гастрольләре ноябрь аена күчерелә

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 9, 10 нчы ноябрь “МОСКОНЦЕРТХОЛЛ” сәхнәсендә сезонның соңгы премьераларын – “Акча бездә бер букча” һәм “Хыялый” спектакльләрен тәкъдим итәчәк.

Тинчурин театрында “Карурман” спектакле премьерасы күрсәтелде (“Яңалыклар”, 13.03.2020)

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Карурман” спектакле премьерасы күрсәтелде. (“Яңалыклар”, 13.03.2020)

Хөрмәтле тамашачылар!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты санитар-эпидемиягә каршы комиссиясенең 2020 нче елның 13 нче мартындагы 19 нчы номерлы “Яңа коронавирус инфекциясен кертүне һәм таратуны киметү буенча өстәмә чаралар турындагы” карары чыгуга бәйле рәвештә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры хәбәр итә : 2020 нче елның 15 нче апреленә кадәр уздырылырга планлаштырылган спектакльләр кичектерелә. Бүгеннән театр…

Игътибар!

Яраткан тамашачыларыбыз! Татарстан Республикасында, коронавирус таралуны булдырмау максатыннан, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 19 нчы марттан алып 15 нче апрельгә кадәр планлаштырылган спектакльләр кичектерелә. Барлык өстәмә мәгълүмат, безнең рәсми сайтта һәм социаль челтәрләрдә игълан ителәчәк. Хөрмәтле тамашачылар, театр кассасына мөрәҗәгать итеп, сатып алынган билетларны тапшыра аласыз. Тулырак мәгълүмат түбәндәге телефон номеры буенча:…

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

14 март, “Үткән юлың данлы, театр!” проекты кысаларында, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда Хәлил Мәхмүтовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган чара узды. Татарстанның халык артисты, күпкырлы талант иясе Хәлил Мәхмүтовка шушы көннәрдә 81 яшь тулган булыр иде. Проект авторы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова.

Тинчурин театрында премьера: милли феминизм (Автор – Рузилә Мөхәммәтова, Чыганак — «Интертат»)

«Бу әсәр феминизм турындамы?» – дип сорады «татарның яңа буын шагыйре» Йолдыз Миңнуллина, «Карурман» спектаклен карап, гардеробтан чыгып барганда. Театр ишегеннән чыкканда яңа буынның тагын бер шәп шагыйрен – Рүзәл Мөхәммәтшинны очратып, шул ук сорауны юлладым. Ул да уйланып калды. Театр бинасыннан ерак түгел урнашкан азык-төлек кибетендә үткән гасырның икенче яртысындагы «беренче номерлы шагыйрь» Равил…

Бүген бездә кунакта – КФУ мөгаллимнәре, ветераннары һәм студентлары

Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе мөгаллимнәре, ветераннары һәм студентлары Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипованың “Карурман” (реж. Резеда Гарипова) спектакленең премьерасын тамаша кылды. Спектакль тамашачылар күңеленә хуш килде, яраткан артистларын көчле алкышларга күмде.

“Карурман”: хатын-кызлар тудырган тарих (Автор – Лилия Локманова, Чыганак — «Шәһри Казан»)

Дөресен генә әйткәндә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күрсәтелгән “Карурман” спектакленә мин бик шикләнеп кенә, җиңелчә генә тамаша карарга әзерләнеп барган идем. Беренчедән, жанры фэнтези. Безнең милли театрларга бик үк хас нәрсә түгел. Икенчедән, пьесаны хатын-кыз, ягъни Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова язган. Режиссеры да Резеда. Бездә татар драматурглары арасында хатын-кызлар әле…

Тинчурин театрында беренче татарча фэнтези тәкъдим иттеләр (Автор – Чулпан Гарифуллина, Чыганак — «Ватаным Татарстан»)

12 мартта Тинчурин театры сәхнәсендә “Карурман” спектакле куелды. Ул узган елның декабрендә эскиз буларак тәкъдим ителгән иде. Пьесаның авторлары – “Татар китабы йорты” җитәкчесе, шагыйрә Луиза Янсуар һәм Тинчурин театры режиссеры Резеда Гарипова. Спектакльдә Тинчурин театры артистлары, Казан театр көллияте студентлары катнашты. Музыкаль бизәлеш өчен JUNA музыкаль төркеме һәм Зәринә Вилданова җаваплы иде. Тамашачының берничәсе…

Тинчурин театры сезонның чираттагы премьерасын тәкъдим итте

12 нче мартта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова әсәре буенча куелган “Карурман” спектакленең премьерасын тәкъдим итте. Бу Кәрим Тинчурин театрының 86 нчы сезонның бишенче премьерасы. Спектакльне сәхнәгә режиссер – Резеда Гарипова куйды. Рәссамы – Илшат Вилданов. Композиторы һәм аранжировка авторлары – JUNA төркеме. Ут кую буенча…