Яңалыклар

Гөлназ Нәүмәтова “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруында кунакта (26.02.2020)

Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруында “Карурман” спектакле премьерасы турында сөйләде. Бүген, 12 нче март, һәм иртәгә, 13 нче март, “Карурман” спектакле премьерасында көтеп калабыз!!!

Әсәр.Тамашачы.Сәхнә

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 17 март, 16.00 сәгатьтә, “Әсәр.Тамашачы.Сәхнә” проекты кысаларында, Рәдиф Сәгъдинең “Галиҗәнап Гатаулла хәзрәт” пьесасы артистлар һәм чакырылган кунаклар алдында күмәк укылачак. Соңыннан автор катнашында фикер алышу булачак. Чара театр музеенда үтә. Белешмә: Гатаулла хәзрәт – легендар шәхес. Ул хәзерге Пермь өлкәсенең Барда төбәгендә муллалык итә. Франциянең Сорбонна…

Тинчуринда тиздән “Карурман” премьерасы (Автор – Айзилә Сабирова, Чыганак – “Казан Утлары”)

«Театр – милләтебезнең олы хәзинәсе, данлыклы үткәне» дип сөйләргә бик ярата инде безнең халык. Ә бит, чыннан да, театрларыбыз яңадан яңа репертуар белән куандырып торалар. Күңелең ни тели: комедия, драма, монодрама… Әмма фэнтези жанры, кызганыч,татар театры сәхнәләрендә очрамый иде. Ләкин болай дип үткәннәр турында гына әйтергә калачак, чөнки 12, 13 мартта Тинчурин сәхнәсендә беренче фэнтези…

“Карурман” спектакле үзенчәлекләре хакында (Автор – Гөлназ Вәлиева, Чыганак — «Сәхнә» журналы)

– Салават, «Карурман» спектакле белән таныштырыгыз әле. Тамашачыга премьерадан нәрсә көтәргә? – «Карурман» спектакленең тарихи үзенчәлекләре хакында авторлардан белешү яхшырак булыр. Әмма әлеге спектакль тарихи әсәргә нигезләнгән, дип әйтә алам. Биредә борынгы тарих салынган. Бөек Биләр вакыты, ырулар, бөек каһиннәр – болар барысы да безнең спектакльдә чагылачак. Шулай ук монда хәзерге замана да, моңарчы булган вакыйгалар…

Сагынабыз, юксынабыз, хәтерлибез

Бүген, 10 мартта, Татарстанның халык артисты Хәлил Зәки улы Мәхмүтовның туган көне. Әгәр исән булса, бүген аңа 81 яшь тулган булыр иде… Хәлил ага 2012 елның 28 сентябрендә арабыздан китеп барды. Ул башкарган санап бетергесез рольләр халык хәтереннән югалырлык түгел. Татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән артистыбызның рухы шат булсын! Яраткан артистыбызны бүген дә…

Резеда Гарипова: “Сәхнәдә һәрвакыт могҗиза туарга тиеш, бу бит фэнтези” (Автор – Алсу Сәлахова, Чыганак – «Идел» журналы)

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының спектакльдә катнашучы актёрлары: Рөстәм Гайзуллин, Артем Пискунов, Гүзәл Галиуллина, Нуретдин Нәҗмиев, Салават Хәбибуллин “Карурман”дагы геройлары турында фикерләре белән бүлеште. Әсәрнең авторлары Луиза Янсуар белән Резедә Гарипова әле 2 декабрь көнне генә эскизларын “Калеб” кысаларында Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә дөньяга күрсәткән иде. 12 март көнне исә спектакль К.Тинчурин…

“Тинчурин театры+” һәм Татар китабы йорты

6 нчы март Татар китабы йортында, “Тинчурин театры+” проекты кысаларында, “Карурман” олылар өчен беренче фэнтези-спектакле премьерасына багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада Тинчурин театры директоры – Фәнис Мөсәгыйтов; куючы режиссер – Резеда Гарипова; артистлар – Нуретдин Нәҗмиев, Рөстәм Гайзуллин, Артем Пискунов, Салават Хәбибуллин, Гүзәл Галиуллина, Луиза Янсуар һәм Александра Мостафина (“JUNA” төркеме) катнашты.

“Карурман” спектакле премьерасына багышланган матбугат конференциясе (ФОТОРЕПОРТАЖ) (Фотограф – Салават Камалетдинов, Чыганак — «Татар-информ»)

Фотограф – Салават Камалетдинов; Чыганак — «Татар-информ» Тулырак – https://www.tatar-inform.ru/photo_galleries/06-03-2020/press-konferentsiya-spektaklya-karurman-5727528

Тинчурин театрында Республика иҗат лабораториясе (“Манзара”, 28.02.20200

25 нче февраль, Ш.З.Закиров исемендәге XIX Төбәкара театр коллективларының «Идел-йорт» фестиваль-конкурсы кысаларында, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Үзешчән театр коллективында режиссерлык һәм актерлык эшчәнлеге нигезләре» дип аталган Республика иҗат лабораториясе узды. (“Манзара” тапшыруы, 28.02.2020)

Котлыйбыз!

Бүген, 6 нчы мартта, Татарстанның атказанган артисткасы ГАРӘПШИНА ГҮЗӘЛ МӨДӘРРИС кызының туган көне!!! Хөрмәтле Гүзәл Мөдәррис кызы! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!