Яңалыклар

Резедә Төхфәтуллина: “Урманда йөргәндә хушбуй сипмим” (Автор – Алсу Сәлахова, Чыганак – “Сираҗи сүзе” газетасы)

Нәтиҗәләр турында Мин бер дә артка карамадым. Мактанып утырмыйм, ләкин кайбер ситуацияләрдән чыга алуыма, үземне саклап калуыма шаккатам. “Тормыш авыр” дигән сүз юк кына сүзләр түгел ул. Сындыра торган чаклар күп булды. Урамда калган вакытлар да булды, баланың да төрле чаклары булды, ирләр белән аерылу, аларның мине таптап узуы да булды, әти-әниләрнең үлеме… Бөтенесен, һәрбер…

Тинчурин театрында мастер-класс

25 нче февраль, Ш.З.Закиров исемендәге XIX Төбәкара театр коллективларының «Идел-йорт» фестиваль-конкурсы кысаларында, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Үзешчән театр коллективында режиссерлык һәм актерлык эшчәнлеге нигезләре» дип аталган Республика иҗат лабораториясе узды. Иҗат лаборатория программасы: 1. Спектакльнең музыкаль бизәлеше өстендә эшләү. Спикер: театрның баш дирижеры – Ильяс Камал һәм музыка бүлеге мөдире –…

Илгизәр Хәсәновның шәхси күргәзмәсе

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры фойесында Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәновның, дистәдән артык иҗат үрнәкләреннән торган, шәхси күргәзмәсе ачылды. 1978-1980 нче елларда Армия хезмәтен узган танылган артистның әлеге күргәзмәсе “Ватанны саклаучылар көне” уңаеннан оештырылды.

Котлыйбыз!

Бүген, 25 нче февральдә, Татарстанның атказанган артисткасы ГАЛЛӘМОВА ЛЮЦИЯ ЗАҺИТ кызының туган көне!!! Хөрмәтле Люция Заһитовна, сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз!!! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

Гөлназ Нәүмәтова: “Әнигә әле дә хисап бирәм” (Автор – Алсу Сәлахова, Чыганак – “Сираҗи сүзе” газетасы)

– Тормышта сез нинди рольләрне башкарасыз? – Әлбәттә, иң беренче чиратта тормышымдагы иң төп ролем ул улым өчен әни булуым. Әти-әнием өчен мин бердәнбер бала. Бәлки шуңа күрәдер дә гел җаваплылык тоям. Минем үз әтием Шәүкәт. Әти-әнием миңа 4-5 яшь булганда аерылышканнар. Мине үги әтием Назаров Михаил Иван улы үстерде, тәрбияләде. Мин аңа бик рәхмәтле,…

Моңлы ядкарь (Автор – Рәдиф Сәгъди, Чыганак – “Безнең мирас” журналы)

…Тимергали бала чагыннан ук гармунчы булырга омтыла. Тимергалинең әтисе Зиннур абзый үз колхозларының танылган умартачысы була. Дусты, гармунчы Галимҗан да, уен коралын бик еш култык астына кыстырып, күмәк оешманың умарталыгына йә булышырга, йә, колхозга берәр кунак килсә, гармун уйнап күңелләрен күтәрергә дә йөри. Тимер дә, көн саен диярлек, алар арасында чуала. Абзыйның гармунда сыздырып җибәрүенә…

Тинчуринлылар Әтнә районы Яңа Шашы авылында кунакта 

19 нчы февраль К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Әтнә районы Яңа Шашы авылы Мәдәният йортында “Син бит минем бергәнәм” спектаклен тәкъдим итте. Әлеге спектакль РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова әсәре буенча сәхнәләштерелде. Яңа Шашы авылы халкына җылы каршы алулары, спектаклебезне яратып кабул итүләре, алкышлары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Тинчурин театры кабат Мәскәүгә җыена!

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 1, 2 нче апрель “МОСКОНЦЕРТХОЛЛ” сәхнәсендә сезонның соңгы премьераларын – “Хыялый” һәм “Акча бездә бер букча” спектакльләрен тәкъдим итә. БИЛЕТЛАРНЫ (495) 965-19-87, (916) 610-90-09, (925) 517-23-92 НОМЕРЫНА ШАЛТЫРАТЫП АЛЫРГА МӨМКИН!!!

КФУ студентлары Тинчурин актерлары белән “Өч аршын җир” спектакле турында фикер алышты (Автор – Зилә Мөбәрәкшина, Чыганак – “Казан федераль университеты”)

Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир” спектакле янәдән татар сәхнәсенә менде. Ул Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары тарафыннан Илгиз Зәйниев режиссерлыгында куелды. Әсәр белән спектакль ни дәрәҗәдә тәңгәл килгән? Шушы һәм тагын бик күп сорауларга артистлар КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары алдында җавап тотты. Югары мәктәп деканы…

“Әле ул өч аршын җиргә ия булырга кирәк”. Аяз Гыйләҗев татарга ни җиткерергә теләгән? (Автор – Зилә Мөбәрәкшина, Чыганак – “Интертат”)

«Өч аршын җир» — алтын фондка кергән пьеса. Аяз Гыйләҗев: «Татар исән булса, бу пьесаны онытмаслар, ул мәңге исән булыр», — ди. Шул ук сүзләрне ул «Яра» повесте турында да әйтеп калдыра. Спектакльдә ни өчен мәхәббәт тарихы алга чыгарыла? Кәҗә йоны символы ни өчен уйлап табыла? Әлеге сорауларга Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә артистлар һәм Аяз Гыйләҗев иҗаты буенча…