Махсус проектлар



Театраль Сабантуй

Республика театрлары Сабан туе «театраль» дип аталса да, программада традицион уен-ярышлар: кашыкка йомырка кабып йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм, әлбәттә, милли көрәш.

Республика мәктәпләре арасында үткәрелә торган конкурс

Конкурс Кәрим Тинчурин исемендәге Халыкара милли драматургия театр фестивале кысаларында үткәрелә. Татарстан Республикасының барлык район мәктәпләре катнашында беренче тапкыр 2012 нче елда үткәрелде.

К.Тинчурин исемендәге Халыкара милли драматургия театр фестивале

К.Тинчурин исемендәге Халыкара театр фестивале К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россия Федерациясе Театр әһелләре берлеге ярдәме белән үткәрелә. Беренче фестиваль 1991 елда узды һәм Республика статусына ия булды.